ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан полициясе ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчеләрен эзли

8 гыйнвар 2018, 11:20

Казан полициясе ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчеләрен эзли      Фаҗига бер үк көнне Идел буе һәм Мәскәү районнарында булган.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Полиция ике җәяүле зыян күргән юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Кичә “Лада Приора” Усманов урамындагы 5нче йорт каршында 27 яшьлек ир-атны бәрдереп киткән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән. Җәяүленең ботына зыян килгән.

Шул ук көнне Шәриф Камал урамындагы 15нче йорт каршында тиешсез урыннан чыгучы 24 яшьлек егетне бәрдереп, машина йөртүче шулай ук юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән. Җәяүленең аяк табаны җәрәхәтләнгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли һәм (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10