ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

КФУның Алабуга институтында хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыралар

8 гыйнвар 2018, 10:42

КФУның Алабуга институтында хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыралар Укытучыларның, ассистентларның, фәнни хезмәткәрләрнең һәм доцентларның хезмәт хакларының база өлеше 7 процентка үсәчәк.

(Алабуга, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Быел гыйнвар аеннан КФУның Алабуга институтында хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 5 - 7 процентка арттырыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия хөкүмәте карары нигезендә, югары уку йорты хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 4 процентка үсәргә тиеш. КФУ җитәкчелеге 5 - 7 процентка арттыру мөмкин дип җиткергән.

Биредә укытучыларның, ассистентларның, фәнни хезмәткәрләрнең һәм доцентларның хезмәт хакларының база өлеше 7 процентка үсәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10