ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган

8 гыйнвар 2018, 09:34 , Фото: Александр Эшкинин

2018 елга торак бәяләренең ничек үзгәрүе билгеле булган Экспертлар фаразы буенча, Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Россиядә фатирларга бәяләр яңа төзелешләрдә үсәчәк, ә икенчел торак арзанаячак. Бу хакта “Известия” яза.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның өченче кварталында торакка бәяләр 6 процент чамасы үскән. Алга таба бәяләр кинәт кенә үсмәячәк, инфляциягә бәйле булачак, дип белдерә экспертлар.

Башкортстанда, мәсәлән, барлык типтагы фатирларларда уртача бер квадрат метрның бәясе узган елның өченче кварталында 51,9 мең сумлап булган. Икенчел торакка — 48,8 мең сум. Яхшыртылган фатирларныкы - 56,9 мең сум торган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10