ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә “оча торган автомобиль” барлыкка килү вакыты билгеле булды

8 гыйнвар 2018, 09:13

Россиядә “оча торган автомобиль” барлыкка килү вакыты билгеле булды Пассажирлар һәм йөк ташу өчен вертикаль очыштагы автомобиль эшчәнлегенә Перспективалы тикшеренүләр фонды 3 млн акча бүлеп биргән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә беренче “оча торган автомобиль” 2021 елда барлыкка киләчәк, дип белдергән “Интерфакс”ка Перспективалы тикшеренүләр фонды директоры Юрий Баженов.

Хәзерге вакытта әлеге компания проектны эшли.

“Көтәргә була, яңа типтагы очу аппаратын булдыру якынча 2020−2021 елларда төгәлләнә”, — дип шәрехләгән Баженов.

Очу аппаратында 500 килограммга кадәр йөк алып булачак, дигән Баженов. Әмма самолет җирдән кул белән дә һәм пилотсыз идарә итүгә дә көйләнгән булырга тиеш.

Пассажирлар һәм йөк ташу өчен вертикаль очыштагы автомобиль эшчәнлегенә Перспективалы тикшеренүләр фонды 3 млн акча бүлеп биргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10