ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөслимәләре дөньяви бизнес-мохиттә үз-үзләрен тоту алымнарына өйрәнәчәк

8 гыйнвар 2018, 09:00

Казанда бу темага багышланган очрашу көтелә.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 11 гыйнвар көнне Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең (МЭА) мөслимәләр оешмасы "Бизнес-мохиттә мөслимә" дигән темага мастер-класс уздыра. Спикер итеп Ислам модасы һәм дизайны советының Россиядәге вәкиллеге башлыгы, эшмәкәр Диләрә Садриева чакырулы, дип хәбәр итте "Татар-информ"га МЭА вәкиле Зөлфия Максутова.

Спикер төрле проектлардагы эшчәнлеге белән таныштырачак һәм мөслимәләргә дөньяви бизнес мохиттә үзләрен тоту кагыйдәләрен төшендерәчәк. 

.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10