ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районында дүрт машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән

7 гыйнвар 2018, 17:38 , Фото: из архива

Түбән Кама районында дүрт машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән  Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Кама районында бүген 13.55 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган. Түбән Кама – Чистай юлының 40 нчы чакрымында дүрт җиңел машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова җиткерде.

“Зыян күрүчеләр арасында 2004 елда туган бер бала да бар. Бер зыян күрүче авыр хәлдә, өчесенең хәле уртача дәрәҗәдә. Алар Түбән Кама районы хастаханәсенә китерелде. Ә баланың хәле уртача авырлыкта. Ул Түбән Кама районы балалар хастаханәсенә озатылды”, – дип җиткерде министрлык вәкиле.

Юл-транспорт һәлакәте булган урында Кама Аланы ашыгыч ярдәм бригадасы һәм Түбән Кама районы хастаханәсе табиблары эшләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10