ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

УНИКС Красноярскиның "Енисей" командасын отты

7 гыйнвар 2018, 17:17 , Фото: Ильнар Тухбатов

УНИКС Красноярскиның Казан клубы 9 матчның берсендә генә оттырды.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол командасы Бердәм лига чемпионатының чираттагы уенында Красноярскиның “Енисей” командасын отты.

УНИКС үз мәйданында 91:76 (17:16, 21:18, 28:21, 25:21) исәбе белән өстенлеккә иреште. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып 18 очко туплаган Хоаким Колом танылды.

Шулай итеп, Бердәм лига чемпионатында 9 матчның сигезен җиңү белән төгәлләгән УНИКС командасы турнир таблицасының өченче баскычына урнашты.

УНИКС Бердәм лига чемпионатында чираттагы уенны 14 гыйнварда Түбән Новгородта “Нижний Новгород” командасына каршы уздыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10