ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россия туризм хезмәте Германия һәм Франциядә су басу куркынычы турында кисәтә

7 гыйнвар 2018, 16:11

Россия туризм хезмәте Германия һәм Франциядә су басу куркынычы турында кисәтә Циклоннан соң елгаларда су критик билгегә кадәр күтәрелгән.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия туризм федераль хезмәте Россия туристларын Германия һәм Франциядәге метеорологик вазгыятьне истә тотарга киңәш итә һәм аларда су басу куркынычы булуы турында кисәтә. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Россия Тышкы эшләр министрлыгы кризис үзәге мәгълүматлары буенча, Германия һәм Франциядә циклон узганнан соң елгаларда су критик билгегә кадәр күтәрелгән. Югары метеокуркыныч дәрәҗәсе саклана, су басу куркынычы бар”, – дип җиткергән якшәмбе көнне идарә тармагының матбугат хезмәте.

Россия туризм федераль хезмәте Европага турлар оештыручылардан шулай ук үз клиентларын һава шартлары торышы турында кисәтүләрен сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10