ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россиянең ир-атлар гандбол җыелмасы Казанда Финляндия командасы белән очраша

7 гыйнвар 2018, 15:49

Россиянең ир-атлар гандбол җыелмасы Казанда Финляндия командасы белән очраша Матч дөнья чемпионатына сайлап алу кысаларында уза.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). 13 гыйнварда Россиянең гандбол буенча ир-атлар җыелма командасы Казанда Финляндия командасы белән очраша. Уен 2019 елда Дания һәм Германиядә узачак дөнья чемпионатына сайлап алу этабы кысаларында үтә.

Сайлап алу турнирының дүрт турыннан соң Россия җыелмасы 8 очко белән ышанычлы рәвештә төркемдә беренче урынны алып тора. Финляндия командасы исәбендә 1 балл – өченче урын.

Россия – Финляндия матчы “Баскет-холл”да уза. Башлану вакыты – 16.00 сәгатьтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10