ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2018 ел башыннан 1400ләп кешене коткарган

7 гыйнвар 2018, 14:01

Яңа ел бәйрәмнәрендә коткаручылар дүрт меңләп чара куркынычсызлыгын тәэмин иткән.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ел башыннан 1400ләп кешене коткарган. Бу хакта ТАСС агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

"Россиядә янгыннарда, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә янгын сүндерү-коткару органы хезмәткәрләре 1374 кешене коткарган”, – дип хәбәр иткән агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә коткаручылар дүрт меңләп чарада куркынычсызлыкны тәэмин иткән.

2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе һәм бүлекчәләре югары әзерлектәге режим хезмәтендә. Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан барлыгы 61 меңнән артык хезмәткәр тартылган һәм 12 мең данә техника кулланылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10