ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел дәвам итә

7 гыйнвар 2018, 11:16 , Фото: Михаил Захаров

Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел дәвам итә Иске Татар бистәсендә әкият геройлары белән Яңа ел бәйрәмен Кариев театры һәм Камал театры артистлары бергәләп үткәрә.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел бәйрәме 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесенә Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

Искәртеп үтәбез, Иске Татар бистәсендә әкият геройлары белән Яңа ел бәйрәмен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары бергәләп үткәрә. Бәйрәм "Паркларда кыш" фестивале кысаларында уза.

"Салкынрак көнне балалар азрак килә. Шулай да Иске Татар бистәсендә туристлар күп йөри. Автобуслар белән килеп туктыйлар”, – ди Мансур Ярмиев. Ул Казан балаларын һәм шәһәр кунакларын Иске Татар бистәсенә театраль Яңа елга чакыра.

“Без көн саен 14.00 сәгатьтә балаларны Татар утарында көтәбез, килегез, бергә интерактив уеннар уйнарбыз, күңелле ял итәрсез”, – ди артистлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10