ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Леди Гага 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының гимнын язган

6 гыйнвар 2018, 16:35 , Фото: Global Look Press/Isabelle Vautier

Леди Гага 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының гимнын язган Хәзерге вакытта җырны ФИФАга раслау өчен җибәргәннәр.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Америка җырчысы Леди Гага быел Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми гимнын башкарырга мөмкин, дип яза «Известия».

Леди Гага гимн белән ике трек язган инде, хәзерге вакытта җырны ФИФАга раслау өчен җибәргәннәр, дип хәбәр итте җырчының продюсеры Надир Хайят.

Җавап тискәре булган очракта да фанатлар әлеге җырны барыбер ишетәчәк, дип белдерде продюсер Daily Star басмасына.

Надир Хайят - Леди Гага башкара торган күп кенә җырларның авторы. Моннан тыш, ул футбол буенча дөнья чемпионатлары өчен ике җыр язган инде. Аларны рэпер Pitbull һәм Дженнифер Лопес башкарган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10