ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Җәмгыять

Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкин

6 гыйнвар 2018, 16:19

Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкин Көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш баш калкытуына китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш баш калкыту куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара.

Галимнәр урта яшьтәге 260 мең хатын-кыз арасында күзәтүләр алып барган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эшкәртелгән ит кулланучыларда сөт бизләрендә яман шеш барлыкка килү ихтималы 15 процентка арткан.

Моңа кадәр Бингемтон университеты галимнәре ит ашау канәгатьлек хисе китерүен һәм кәефне күтәрүен раслаган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10