ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркиядә миллионерлар саны 127 меңгә җиткән

6 гыйнвар 2018, 15:13 , Фото: aa.com.tr

Төркиядә миллионерлар саны 127 меңгә җиткән Бай гражданнарның банк депозитлары гомуми күләме 226 миллиард доллар тәшкил иткән.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Банк хисапларында ким дигәндә 1 миллион төрек лирасы (265 мең АКШ доллары) булган Төркия гражданнарының саны 2017 елның 11 аенда 17 941гә артып, 126 805 кешегә җиткән, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы Төркиянең Банклар эшчәнлеген җайга салу һәм күзәтчелек агентлыгы мәгълүматларына сылтама ясап.

Бай гражданнарның банк депозитларының гомуми күләме 226 миллиард доллар тәшкил иткән.

Миллионерларның 422,406 миллиард төрек лирасы күләмендәге депозитлары милли валютада саклана. Калганнары – валютада (418,833 миллиард төрек лирасы) яки кыйммәтле металларда (3,165 миллиард төрек лирасы).

Бер миллионерның уртача депозит күләме 6,659 миллион төрек лирасы (1,782 миллион доллар) тәшкил иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10