ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен Раштуа белән котлады

6 гыйнвар 2018, 14:29 , Фото: Рамиль Гали

Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен Раштуа белән котлады Феофан кешеләрне традицион кыйммәтләр тирәсендә туплауны максат итеп куйган соңгы еллардагы изге башлангычларны билгеләп үтте.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан православие вәкилләрен Раштуа белән тәбрик итте. Архиерейның Раштуа юлламасы митрополит сайтында дөнья күргән.

Митрополит дип тотучыларны «кешелек нәселе тарихындагы иң бөек, шатлыклы вакыйга» белән котлый.

Феофан кешеләрне традицион кыйммәтләр тирәсендә туплауны максат итеп куйган соңгы еллардагы изге башлангычларны билгеләп үтте. Ул шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәме белән Казан Изге Ана иконасы чиркәвенең яңадан торгызылуын телгә алды.

Моннан тыш, митрополит яңа чиркәүләр төзүдә һәм искеләрен төзекләндерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның актив ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10