ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чечняда хәрбиләр мәчетен төзү эшләре тәмамланган

6 гыйнвар 2018, 13:41

Чечняда хәрбиләр мәчетен төзү эшләре тәмамланган 50дән артык кешене сыйдырачак дини объект быелның башында үз ишекләрен ачачак.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Көньяк хәрби округның Чечняда урнашкан мото-укчы дивизиясе территориясендә хәрбиләр мәчетен төзү эшләре тәмамланды, дип белдерделәр Көньяк хәрби округның матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәчетнең архитектурасы традицион стильгә нигезләнгән, иман йорты ислам кануннарына таянып җиһазландырылган.

50дән артык кешене сыйдырачак дини объект быелның башында үз ишекләрен ачачак.

Мәчет хәрбиләрнең гаиләләре һәм берләшмәнең гражданнар персоналы көче белән җыелган акчага төзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10