ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Крылья Советов» паркында «Карнавал төне» ретро-кичәсе уза

6 гыйнвар 2018, 11:56 , Фото: park.tatar

«Крылья Советов» паркында «Карнавал төне» ретро-кичәсе уза Шәһәр парклары һәм скверларында «Паркларда – кыш» Яңа ел чаралары 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Крылья Советов» паркында «Карнавал төне» ретро-кичәсе уза.

Парк сәхнәсендә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы белән берлектә оештырылган концерт советлар чорындагы Яңа ел атмосферасын тудырачак. Казанлылар игътибарына биюләр, танылган кинофильмнардан көйләр, тематик фотозона эше тәкъдим ителә. Күңел ачу программасы 18.00 – 19.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр ителә park.tatar сайтында.

Шунысын да искәртик: шәһәр парклары һәм скверларында «Паркларда – кыш» Яңа ел чаралары 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10