ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Моя Мишель» төркеме Горки-Әмәт урманында чыгыш ясады

6 гыйнвар 2018, 10:58 , Фото: Расих Фасхутдинов

«Моя Мишель» төркеме Горки-Әмәт урманында чыгыш ясады Благовещенскидан килгән танылган төркемнең чыгышы «Паркларда – кыш» программасы кысаларында оештырылган иде.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Благовещенскның «Моя Мишель» музыкаль төркеме Горки-Әмәт урманында концерт куйды.

Благовещенсктан килгән танылган төркемнең чыгышы «Паркларда – кыш» программасы (ул Казанның барлык паркларында 20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр уза) кысаларында оештырылган иде. «Без кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәбез», - диде Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Дарья Куракова.

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»

«Моя Мишель» - шәһәр халкының күбесенә таныш иң кызыклы, популяр, заманча һәм сыйфатлы төркемнәрнең берсе, диде ул ни өчен нәкъ менә шушы коллективны сайлауларына аңлатма биреп.

Концертта шулай ук Казанның Doratti кавер-төркеме чыгыш ясады. Коллектив чит ил җырларының альтернатив версияләрен башкарды, шулай ук DJ-сетлар тәкъдим итте.

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»

Беренче җыры көчле алкышларга күмелгәннән соң, «Моя Мишель» төркеме солисты Татьяна Ткачук казанлыларны Яңа ел белән тәбрик итте.

Көн салкынча булуга да карамастан, концертны тамаша кылырга килүчеләр шактый иде. Арткы рәтләрдә басып торган төрле яшьтәге тамашачылар дәртле музыка астында бии-бии җылындылар.

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»

Новогодние концерты групп «Doratti» и «Моя Мишель» в парке «Горкинско-Ометьевский лес»


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10