ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путин Каһирә белән авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады

4 гыйнвар 2018, 17:05

Путин Каһирә белән авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә Синай өстендә А321 пассажир лайнеры һәлакәткә очрагач туктатылган иде.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Мисырның Каһирә шәһәре белән даими авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады. Тиешле документ бүген хокук мәгълүматы рәсми порталында басылган.

Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә Синай өстендә А321 пассажир лайнеры һәлакәткә очрагач туктатылган иде. Әлеге һәлакәттә бортта булган барлык кешеләр – 217 Россия туристы һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә. Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр быел 1 февральдә яңартылыр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10