ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасындагы яңа ел яр буе фотолары белән уртаклашты

4 гыйнвар 2018, 15:00 , Фото: из «ВКонтакте» Рустама Минниханова

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасындагы яңа ел яр буе фотолары белән уртаклашты          Яр буйлары “Татарстан парклары һәм скверлары” программасы кысаларында төзекләндерелгән.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге Instagram, Twitter һәм “ВКонтакте” битләрендә Байлар Сабасындагы Саба елгасы кышкы яр буе фотографияләре белән уртаклашкан.

Басмалар “#Татарстан парклары” хэштегы белән урнаштырылган – яр буйлары нәкъ менә “Татарстан парклары һәм скверлары” программасы кысаларында узган ел эшләнгән.

Фоторәсемнәрдә ял итеп йөрүче җирле кешеләр һәм балалар мәйданчыгында уйнап йөрүче балалар сурәтләнгән. Фотоларда агачтан эшләнгән елгага төшү урыннары, күпер һәм чаңгы базасы бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10