ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы О.Морозов Ленинны Мавзолейда җирләргә тәкъдим итә

4 гыйнвар 2018, 16:40

Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы О.Морозов Ленинны Мавзолейда җирләргә тәкъдим итә   Ленинны җирләү турындагы референдум “илне шартлатырга мөмкин”, дип җиткерде ул.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Ленинны Кызыл мәйданда Мавзолейда җирләргә һәм бу урында хәтер һәм килешү мемориалын булдырырга тәкъдим итә . Бу хакта РИА ”Новости” җиткерә.

Шул ук вакытта ул бу мәсьәләдә бөтенроссия референдумын уздырмаска, ә тиешле федераль закон кабул итәргә кирәк, дип саный.

Морозов Ленинны җирләү турындагы референдум “илне шартлатырга мөмкин”, дип сагаюын белдерә.

Морозов Ленин гәүдәсен җиргә иңдерү ашыгыч түгел, ә бу мәсьәлә килеп басканда әлеге вариантның оптималь булуын җиткергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10