ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда яңа елда “Жигули” бәрдереп киткән пенсионер үлгән

4 гыйнвар 2018, 14:38

Казанда яңа елда “Жигули” бәрдереп киткән пенсионер үлгән    77 яшьлек әби юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыга торган булган.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда яңа елның беренче көнендә машина бәрдереп киткән пенсионер хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

67 яшьлек “Жигули” хуҗасы куркынычсызлык тизлеген дөрес сайламаган һәм юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгып барган 77 яшьлек әбине бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте 1 гыйнварда 15 сәгать 15 минутта Мәүлет урамындагы 29нчы йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәрәхәтләр алган әби хастаханәгә озатылган. Ул ике көннән вафат булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10