ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү узачак

3 гыйнвар 2018, 18:07 , Фото: Рамиль Гали

Россия халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү узачак 2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елдан башлап Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологиянең кайбер төрләрен башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризациягә актив онкоскрининг кертә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.

Шулай ук, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре гаризасы буенча тикшеренү һәм медицина ярдәме адреслы булачак. Россиядә яшәүчеләр диспансеризация узсын өчен иминият компанияләре смс, электрон хат, шулай ук телефон аша хәбәр итеп торачак.

Медицина учреждениеләре диспансеризациягә мөмкин кадәр азрак вакыт сарыф итсен өчен барлык көчен куярга ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10