ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь татарлары турында яңа хезмәт чыга

3 гыйнвар 2018, 10:30 , Фото: Салават Камалетдинов

Пермь татарлары турында яңа хезмәт чыга Пермь татарларының йола, сөрән җырлары, мөнәҗәтләр һәм башка әсәрләр тупланган китапта диск та тәкъдим ителә.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Премь татарларының традицион музыкаль мәдәниятенә багышланган яңа китап дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына монографиянең авторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова хәбәр итте.

“Традиционная музыкальная культура Пермских татар” монографиясе – галимәнең җентекле эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган фәнни хезмәт. Монографиянең теоретик өлеше 120 жыр ноталары белән баетылган. Биредә 55 жыр сайлап алынган һәм диск тупланган. Яңа китап эчендә җырлар җыентыгы да тәкъдим ителәчәк.

“Пермь татарларының йола җырлары, сөрән җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, лирик җырлар, инструменталь жанрлар һәм башкалар кертелде. Музыка сәнгате белән кызыксынучылар, студентлар өчен китап гаять мавыктыргыч булачак”, – ди автор Эльмира Галимова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10