ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда 2017 елда 188 ишегалды ремонтланды

3 гыйнвар 2018, 08:00

Казанда 2017 елда 188 ишегалды ремонтланды Гомуми мәйданы 230 мең квадрат метрны тәшкил иткән ишегалларын ремонтлау өчен 1 миллиард сум акча бүленде.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 2017 елда гомуми мәйданы 230 мең квадрат метр булган 188 ишегалды ремонтланды. Бу максатка 1 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, быел Казанда 50 урам ремонтланды. Ремонтка инвестицияләр 3,4 миллиард сумны тәшкил итте.

Чаллыда 26 урамны ремонтлау өчен 700 миллион сум акча бүлеп бирелде.

  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10