ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә 2017 елда электр энергиясе җитештерү арткан

2 гыйнвар 2018, 17:34

Россиядә 2017 елда электр энергиясе җитештерү арткан Узган елда җылылык энергиясе җитештерү 8 процентка – 490,6 миллион гигакалориягә кадәр кимегән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2017 елда электр энергиясе җитештерү 2016 ел белән чагыштырганда 0,2 процентка арткан һәм 1,073 триллион киловатт-сәгать тәшкил иткән. Үзәк ягулык-энергетика комплексы диспетчер идарәсе материалларында шундый мәгълүматлар китерелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Шул исәптән, декабрьдә электр энергиясе эшләп чыгару 2,7 процентка — 103 миллиард киловатт-сәгатькә кадәр кимегән.

2017 елда Россиядән чит илләргә электр энергиясе җибәрү 2,2 процентка азайган һәм 20,3 миллиард киловатт-сәгать тәшкил иткән. Шул исәптән, БДБ илләренә – 7,2 миллиард (-9 процент), башка чит илләргә 13,2 миллиард киловатт-сәгать (+2 процент) электр энергиясе озатылган.

2017 елда Россиядә электр энергиясе куллану 0,5 процентка — 1,058 триллион киловатт-сәгатькә кадәр арткан.

Узган елда җылылык энергиясе җитештерү 8 процентка – 490,6 миллион гигакалориягә кадәр кимегән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10