ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор: россиялеләр күбесенчә косметология хезмәтләренә зарлана

2 гыйнвар 2018, 12:09

Роспотребнадзор: россиялеләр күбесенчә косметология хезмәтләренә зарлана Шулай ук мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бере түләүле медицина, аеруча стоматология хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Медицина хезмәтләреннән файдаланучылар Роспотребнадзорга күбесенчә түләүле косметология хезмәтләренең көчләп тагылуына һәм препаратларның сыйфаты начар булуга зарлана. Федераль хезмәтнең рәсми сайтында шундый мәгълүматлар дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын косметология хезмәтләрен көчләп тагу, медицина лицензиясенең булмавы, препаратларның куркынычсызлыгына бәйле шикаятьләр тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бере түләүле медицина, аеруча стоматология хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле. 13 процент очракта кулланучылар гражданлык-хокукый таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуларына, 4 процент очракта башкаручы һәм аның тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы, дөрес мәгълүмат бирелмәвенә зарлана.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10