ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2017 елда Көнбатышка Россия нефте күбрәк чыгарылган

2 гыйнвар 2018, 11:32

2017 елда Көнбатышка Россия нефте күбрәк чыгарылган Саннарга күчергәндә, ул 238,7 миллион тоннага якын һәм 18 миллион тонна тәшкил иткән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда Россия нефтен экспортлау күләме төрле сәүдә юнәлешләре буенча үзгәреш кичергән, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Ерак чит илләргә 2016 ел белән чагыштырганда углеводородлар 1,1 процентка күбрәк юнәлдерелгән, ә якын чит илләргә исә аның күләме 0,4 процентка кимегән.

Саннарга күчергәндә, ул 238,7 миллион тоннага якын һәм 18 миллион тонна тәшкил иткән.

2017 елның декабрендә Россиядән ерак чит илләргә тәүлек саен 4,5 миллион баррельгә якын чимал озатылган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 6,7 процентка кимрәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10