ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

ВТБ 24 банкын ВТБга куштылар

2 гыйнвар 2018, 10:29

ВТБ 24 банкын ВТБга куштылар Бердәм универсаль банк булдыру төркемнең 2017-2019 елларга исәпләнгән үсеш стратегиясендә каралган иде.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елдан ВТБ 24 банкы яшәүдә туктады. Аны үзгәртеп, ВТБ банкына куштылар. Хәзер ВТБ бренды астында бердәм универсаль банк эшләячәк, дип яза «Российская газета».

Банклардагы кече бизнес өчен, ипотека, кертемнәр, кредитлар буенча барлык шартлар, банкоматлардагы сервислар бердәм нормага китерелде. Клиентларга исә гадәти офисларда хезмәт күрсәтеләчәк.

Бердәм универсаль банк булдыру төркемнең 2017-2019 елларга исәпләнгән үсеш стратегиясендә каралган иде. Әлеге адым ВТБ банкына административ-хуҗалык чыгымнарын 15 миллиард сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10