ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый

1 гыйнвар 2018, 15:29

Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый.

7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак – 6 гыйнварда бирәчәк.

Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

Россиядә 1-8 гыйнвар көннәре Яңа ел бәйрәме яллары итеп билгеләнү сәбәпле, Пенсия фонды бүлекләрендә гражданнарны кабул итү туктатылып тора. 5 гыйнварда гына 9.00-12.00 сәгатьләрдә дежур кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Ул гыйнварның бәйрәм ялларында вафат булган эшләмәүче пенсионерны җирләү өчен социаль пособие түләү хезмәтен күрсәтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10