ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

1 гыйнвардан картлык буенча пенсияләр индексацияләнәчәк

1 гыйнвар 2018, 14:53

1 гыйнвардан картлык буенча пенсияләр индексацияләнәчәк Уртача иминият пенсиясе 14 мең 75 сум булачак, ә эшләми торган пенсионерларныкы 14 мең 329 сум.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел пенсияләр инфляциядән тизрәк артачак. Бүгеннән эшләми торган пенсионерлар өчен ул 3,7 процентка күбрәк булачак. Социаль пенсия 4,1 процентка артачак. Ә эшли торган пенсионерларның пенсиясе 1 августта гына артачак. Бу хакта “Российска газета” яза.

Быел пенсия 1 февральдән түгел, 1 гыйнвардан ук арттырылып түләнәчәк.

Шулай итеп, уртача иминият пенсиясе күләме 14 мең 75 сум булачак, ә эшләми торган пенсионерлар өчен – 14 329 сум.

Эшли торган пенсионерларның пенсиясе эш белән тәэмин итүчеләр Россия пенсия фондына күчергән кертемнәр исәбенә артачак. Аларның пенсиясе 244 сумга артырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10