ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачта бер көндә биш бина файдалануга тапшырылды

1 гыйнвар 2018, 20:00 , Фото: baltaci.ru

Балтачта бер көндә биш бина файдалануга тапшырылды Берсеннән-берсе кирәкле бу биналар күпләргә сөенеч китерде, бәйрәм рухы өстәде.

 (Балтач, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтачта бер көндә биш бина файдалануга тапшырылды. Берсеннән-берсе кирәкле бу биналар күпләргә сөенеч китерде, бәйрәм рухы өстәде, дип яза җирле басма.

29 декабрь көнне Балтачта бер-бер артлы биш бина ишекләрен ачты. Куныр авылында өр-яңа ФАП бик күптән көтелгән бүләк булса, Шеңшеңәрдәге капиталь ремонттан соң танымаслык булып яңартылган "Батыр" спорт комплексы ул зона авыллар халкына зур сюрприз булды. Бистәдә исә ике табиб өр-яңа йортларында өй туе уздырды, ремонттан соң ачылган мунча Яңа ел алдыннан беренче клиентларын кабул итте. Балтачлылар шатлыгын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да бүлеште.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10