ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа ел алдыннан Саба районында яңа төзелгән объектлар белән танышу тантанасы булды

1 гыйнвар 2018, 19:00 , Фото: saby-rt.ru

Яңа ел алдыннан Саба районында яңа төзелгән объектлар белән танышу тантанасы булды Болар – Түбән Симеттә – клуб, балалар бакчасы, Ике басу Арташта авыл җирлеге бинасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм башкалар.

(Саба, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов).  Яңа ел алдыннан Саба районында яңа төзелгән объектлар белән танышу тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Болар – Түбән Симеттә – клуб, балалар бакчасы, Ике басу Арташта авыл җирлеге бинасы, фельдшер-акушерлык пунктыһәм башкалар. Яңа ел алды көннәрендә район башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге объектлар янында халык белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Авылларыбызныңяңарышына, әлбәттә, республика программалары нык булыша. Ике басу Арташта төзелгән ФАП исәп буенча районда унынчысы булса, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы махсус программа нигезендә финансланып төзелгәнәле беренче объект.

Шулай итеп, заманча җиһазландырылган, якты, матур, ә, иң мөһиме, бар уңайлыклары тудырылган авыл җирлеге бинасы халыкны кабул итәргә әзер.Янәшәдә төзелгән ФАП мөдире Рузилә Саләхиевада күңелле хәбәр – быел авылда 7 сабый тууы,тагын 3 гаиләдә бәби көтүләре турында сөйләде. Авылда 18 яшькә кадәрге 52 бала бар һәм яңа социаль биналар үсеп килүче буынның киләчәген кайгыртып төзелә дә. Быел аз комплектлы балалар бакчасы һәм клуб төзелгән Түбән Симет авылына килгәч, район башлыгы Рәис Миңнеханов та безнең киләчәгебез һәм иң олы байлыкның балалар булуына басым ясады. Җирлектәге демографик вәзгыять белән кызыксынды, 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган бала өчен гаиләнең айлык кеременә биреләчәк түләүләр турында сөйләде. Бу илдәдемографик ситуацияне көйләргә ярдәм итәчәк дип уйланыла.

Халык белән очрашу Түбән Симет клубында дәвам итте. Түбәнсиметлеләрнең шатлыгын уртаклашырга якташыбыз, республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да кайткан иде. “Авыл клублары программасыныңүтәлешен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич даими контролендә тота. Клуб төзелгән икән, минем сезгә бер генә теләк – ул эшләргә, биредә матур чаралар, күңелле кичәләр үтәргә тиеш”,– диде министр һәм клубка бүләк итте. Соңыннан тамашачы Рәсим Низамов концертын карады.

Ул кичтә Явлаштау авылында яшәүчеләр дә капиталь төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният йортын Яңа ел бүләге буларак кабул иттеләр, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10