ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Гыйнвардан минималь айлык хезмәт хакы 21,7 процентка артты

1 гыйнвар 2018, 16:52

Гыйнвардан минималь айлык хезмәт хакы 21,7 процентка артты Хәзер аның күләме 9489 сумга җитте.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгеннән айлык минималь хезмәт хакы 9489 сумга җитәчәк. Кичә аның күләме 7800 сум тәшкил иткән иде. Үсеш - 21,7 процент. Хәзер Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә башлады. Ә нәкъ бер елдан, 2019 елның 1 гыйнварыннан ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча минималь хезмәт хакы күләме арту 1,5 миллион кешегә кагылачак. Нәкъ шуның кадәр россияле минималь хезмәт хакы ала, аларның яртысы – бюджетта эшләүчеләр.

Кеше тулы булмаган ставкада яки тулы булмаган хезмәт көне эшләгән очракта гына түләнгән акча минималь хезмәт хакыннан азрак булырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10