ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Алексеевск районында Урман Шунталысы авыл җирлеге генераль планы проектын карау ниятләнә

1 гыйнвар 2018, 01:00

Бу хакта белдерү район газетасында басылган.

 (Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). 2018 елның 19 гыйварында көндезге 2 дә Алексеевск муниципаль районы Урманасты Шунталысы авыл җирлеге Советы залында (Урманасты Шунталысы авылы, Тукай урамы, 22 нче йорт) Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урманасты Шунталысы авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак, дип хәбәр итә район газетасы. 

Танышу өчен Алексеевск муниципаль районы сайтында шәһәр төзү бүлегендә генераль планның проекты урнаштырылган.

Генераль планның проекты буенча тәкъдимнәр һәм дәгъвалар Алексеевск муниципаль районы, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге Советында кабул ителә. Адрес: Урманасты Шунталысы авыл җирлеге, Урманасты Шунталысы авылы, Тукай урамы,22 нче йорт, телефон 4-11-00.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10