Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак
Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). 2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак. Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
“ Квадрантиданың метеор агымының иң югары ноктасы, кызганыч, бик кыска – берничә сәгать кенә. Сәбәбе шунда: Квадрантида — бик тар агым һәм Җир аны туры почмак ясап бик кыска вакытта кисеп үтә. Шул вакыт эчендә 60 тан 200 гә кадәр метеор күзәтергә була”, - диелә sibexpeditions Себер экспедицияләре сайтында.
Әлеге "тамаша"ны 23.00 сәгатьтән башлап таң атканчы күзәтергә була. Аны күкнең төньяк-көнчыгыш өлешендә ачык күреп булачак, дип киңәш итә белгечләр.
Квадрантиданы, теләсә кайсы метеор агымын караган кебек, иң яхшысы шәһәр читендә, урам фонарьлары яктыртмаган җирдә карау уңай. Аны карарга оптик җиһазлар кирәкми, метеорларны болай да күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз