ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Җәмгыять

Яңа ел төнендә казанлыларны “Черек күл”гә һәм Горький паркына шугалакка чакыралар

31 декабрь 2017, 15:49

Яңа ел төнендә казанлыларны “Черек күл”гә һәм Горький паркына шугалакка чакыралар      Яңа ел программасы 23.00 сәгатьтә башлана һәм иртәнге 3кә кадәр дәвам итә.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларны “Черек күл”дәге һәм Горький исемендәге паркка шугалакта Яңа елны билгеләп үтәргә чакыралар. Бу хакта “Татарстан парклары һәм скверлары” төркемендә хәбәр ителә.

Горький исемендәге паркта ретро-кичә оештырыла. Паркта шулай ук ярминкә була, кайнар ризыклар тәкъдим ителә. Яңа ел программасы 23.00 сәгатьтә башлана һәм иртәнге 3кә кадәр дәвам итә.

“Черек күл”дәге оештыручылар бозда күңелле ял кичәсе әзерлиләр. Биредә дә бәйрәм программасы 23.00 сәгатьтә башлана һәм иртәнге 3кә кадәр дәвам итәчәк. Теләге булганнар тимераяк алып шуа ала, кафега кереп сыйланырга була.

Төн уртасында Россия президенты Владимир Путин котлавын карарга мөмкинлек була. Аннан “Жарит лето” төркеме чыгышы һәм яктылык шоусы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10