ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Икътисад

Беренче бала тугач түләүләр өчен төбәкләргә федераль бюджеттан акча биреләчәк

31 декабрь 2017, 14:23

Беренче бала тугач түләүләр өчен төбәкләргә федераль бюджеттан акча биреләчәк Әлеге максаттан 2018 елда төбәкләргә 21,4 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы бүлеп бирелә.

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Россия Министрлар Кабинеты 2018 елда беренче балалары туган яки уллыкка (кызлыкка) алган гаиләләргә ай саен түләү өчен төбәк бюджетларына 21,4 миллиард сум күләмендә бюджет акчасын бүлеп бирүне раслады. Документ хөкүмәт рәсми сайтында басылган.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, әлеге максаттан акчалар 2018 елга федераль бюджетта каралган.

Искәртеп үтик, "Балалары булган гаиләләргә айлык түләү турында”гы 28 декабрьдә Владимир Путин имзалаган Федераль закон буенча, беренче бала туу яки уллыкка (кызлыкка) алу уңаеннан айлык түләү билгеләнде.

Акчаны билгеләү һәм түләү вәкаләтләре Федерация субъектлары дәүләт хакимияте органнарына тапшырыла. Түләү күләме гаилә кеременә карап билгеләнә. 2018 елда ул ай саен якынча 10,5 мең сум булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10