ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Пенсияләрне бер ай алдан һәм инфляциядән югарырак итеп кабат исәплиләр

31 декабрь 2017, 11:28

Пенсияләрне бер ай алдан һәм инфляциядән югарырак итеп кабат исәплиләр    1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 3,7 процентка арта.

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 3,7 процентка арта. Бу - 2017 елда 2,6 процент булачак  дип фаразланган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак. Бу хакта Россия Пенсия фондының рәсми сайты хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

Пенсия баллының "бәясе" 81,49 сум тора (2017 елда - 78,58 сум). Дүрт ел эчендә ул якынча ун сумга арткан.  Пенсия баллары коэффициентның яңа "бәясе"нә  тапкырланачак.

Гражданнарның кеременә тәэсир итә торган тагын бер күрсәткеч, ул - тотрыклы (үзгәрми торган) түләүләр. Индексациядән соң аның күләме якынча 4983 сум булачак.
Индексация хисабына илдә пенсиянең уртача күләме 14075 сумга кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр ителә Пенсия фондында.

Моннан тыш, пенсияләрне элеккечә 1 февральдән түгел, ә 1 гыйнвардан яңадан исәпләячкләр.

Индексация картлык, инвалидлык, туендыручысын югалткан, ягъни барлык төр пенсия алучыларга кагыла. Узган елдагы сыман, ул эшләүче пенсионерларга кагылмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10