ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов: Татарстанда 60 елга беренче тапкыр 3 млн тонна чөгендер җыеп алынган

30 декабрь 2017, 15:06 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Марат Әхмәтов: Татарстанда 60 елга беренче тапкыр 3 млн тонна чөгендер җыеп алынган Соңгы 7 елда Татарстан бөртеклеләрдән иң күп уңыш алган төбәк.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Киңәшмә Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә узды. Бу хакта Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.

Республикада барлык категориядәге тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 260 млрд сум тәшкил иткән, диде Әхмәтов.

Татарстанда 60 елга беренче тапкыр 3 миллионнан артык тонна чөгендер җыеп алынган, диде министр.

Шулай ук соңгы 7 елда Татарстан бөртеклеләрдән иң күп уңыш алган төбәк, барлык авыл хуҗалыгы культураларын кертеп 8,3 млн тонна тәшкил иткән, дип билгеләп үтте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10