ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр ярлылар һәм байлар өчен бәхет чыганагын билгеләгән

30 декабрь 2017, 13:08 , Фото: архив

Галимнәр ярлылар һәм байлар өчен бәхет чыганагын билгеләгән Тикшеренүләр авторының берсе Пол Пифф белдергәнчә, акча бәхет китерми, әмма йогынты ясарга мөмкин.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Финанс яктан хәлле кешеләр үзләре турындагы фикердән уңай эмоцияләр алса, аз керемлеләр аралашудан канәгатьлек хисе ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Калифорния университетының Америка галимнәре 1519 кеше арасында тикшеренүләр үткәргән.

Галимнәр бәхет китереп чыгаручы эмоцияләрнең мәхәббәт, шатлык, кайгы уртаклашу, горурлык, энтузиазм белән бәйле дип белдерә. Моның өчен аларга “Башка кешеләр турында кайгырту миндә җылы хисләр уята” фразасына бәя бирүләрен сораганнар.

Тикшеренүләр вакытында байларның горурлыктан һәм үзләреннән канәгать булудан бәхетле булулары ачыкланган. Аз керемлеләр өчен мәхәббәт һәм кайгырту хисләре булганда үзләрен бәхетле тоялар.

Тикшеренүләр авторының берсе Пол Пифф белдергәнчә, акча бәхет китерми, әмма йогынты ясарга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10