ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” Telеgram каналын булдырган

30 декабрь 2017, 09:35 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” Telеgram каналын булдырган Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” телеграм каналы булдырган. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Telеgram челтәрендә “Һәрбер кеше хафиз була ала” каналына @hafizlar адресы буенча язылырга мөмкин.

Бер ай элек Татарстаныбызга танылган Коръән хафиз Исхак Даныш килеп киткән иде. Бездә булган чакта ул бик кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Алтмыш яшьлек бер имам узган елны Коръәнне тулысынча ятлап чыккан. Бер кеше Коръәнне хәтта алты ай эчендә ятлаган, - ди мөфти.

“Һәрбер кеше Коръән ятлый ала. Һәрбер кеше хафиз була ала. Ләкин аның шартлары, тәртибе бар. Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак. Көненә бер бит ятланса, бер ярым, ике елда хафиз булырга мөмкин”, – ди Татарстан мөфтие.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10