ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Фән һәм мәгариф

Киләсе елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча бирелә

29 декабрь 2017, 15:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Киләсе елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә федераль казнадан 25 млрд сум акча бирелә Быел республикада федераль үзәк ярдәме белән өч мәктәп сафка бастырылды.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасының закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Киләсе елда мәктәпләр төзелеше буенча программа дәвам иттерелә. Быел, федераль үзәк ярдәмен дә кушып, республиканың Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Арча районында өч зур мәктәп сафка бастырылды”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат фикеренчә, 25 млрд сум ул аз, ел дәвамында тагын өстәмә акча бүленергә тиеш. Илдар Гыйльметдинов республикада яңа мәктәпләргә ихтыяҗ әле зур булуын билгеләп узды, чөнки 100 дән артык мәктәптә укыту ике сменада алып барыла. Казанда гына да мондый 60 тан артык мәктәп бар, дип Илдар Гыйльметдинов бу хәлдән котылырга кирәклекне әйтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10