ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан полициясе җинаятьче булып чыккан салмыш машина йөртүчене тоткарлаган

28 декабрь 2017, 21:42

Казан полициясе җинаятьче булып чыккан салмыш машина йөртүчене тоткарлаган  Талауда шикләнелүче Чуйков урамы ишегалдында машина белән исерек килеш идарә иткәнгә автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казан полициясе талаучы булып чыккан 31 яшьлек салмыш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта Казан полициясе хәбәр итә.

Казанда Яңа Савин районыннан 22 яшьлек кыз полициягә лифтта таныш булмаган ир-атның пычак белән куркытып мобиль телефонын алуын җиткергән.

Әлеге шикле кеше Чуйков урамы ишегалдында машина белән исерек килеш идарә иткәнгә автоинспекторлар тарафыннан тоткарланган. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качарга теләгән, әмма аны тоткарлый алганнар. Аның тышкы кыяфәте 22 яшьлек кыз сөйләгән кешенекенә охшаган булган.

“Талау” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10