ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районында зоотехнология алымнарына нигезләнгән семинар-киңәшмә үтте

28 декабрь 2017, 22:00

Тукай районында зоотехнология алымнарына нигезләнгән семинар-киңәшмә үтте Киләсе 2018 ел Татарстанның терлекчелек тармагында «Югары продукт бирүче таналар үстерү елы» дип игълан ителгән.

(Тукай районы, 28 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл",  Гөлназ Таипова). Тукай районында зоотехнология алымнарына нигезләнгән семинар-киңәшмә үтте, дип яза җирле басма.

Киләсе 2018 ел Татарстанның терлекчелек тармагында «Югары продукт бирүче таналар үстерү елы» дип игълан ителгән. Әлеге чара кысаларында «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында терлекчелек буенча «Югары продукт бирүче таналар үстерү» дип аталган зур семинар-киңәшмә узды. Чарада «Элита» нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннүр Зарипов, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, хуҗалык җитәкчеләре һәм зообелгечләр катнашты.

Семинар барышында төп игътибар бозауларга, яшь таналарга, савым сыерларга югары сыйфатлы азык әзерләүгә һәм асрау шартларын тәэмин итүгә бирелде. Фәннүр Зарипов 2017 елның 11 аенда сөт җитештерү тармагындагы нәтиҗәләр турында сөйләде. Солтан Латыйпов югары продукт бирүче таналар үстерү технологиясе белән таныштырды. Хәйдәр Сабитов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагының 11 айлык хезмәт нәтиҗәләре турында сүз алып барды. «Авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян фермерлык хуҗалыкларда барлыгы 24,1 мең тонна сөт, 116,5 мең тонна ит җитештерелде. Бер сыер башына 4624 килограмм сөт туры килә. 1 декабрьгә бер башка 35,4 центнер азык берәмлеге туры килә, шул исәптән концентратлар 8,7 центнер тәшкил итә», – диде Хәйдәр Габдулла улы үзенең чыгышында.

Семинарда катнашкан белгечләр әйтүенчә, таналарны 14 айда 385 килограмм авырлыкка җиткәч кенә каплатсаң уңай була. Сәламәт бозау алу өчен таналарны, сыерларны асрау шартларын яхшыртырга кирәк. Бозаулату өчен үстерелгән таналарның азыгы үгезләрнең рационыннан аерылырга тиеш. Таналарның беренче чиратта сөякләрен ныгыту һәм сөт бизен формалаштыруны күздә тотарга кирәк. Яңа туган бозауларга да игътибарлы булырга кирәк. Угыз сөте 42 градус булырга тиеш. Сөтнең температурасын бозау караучының бармагы белән түгел, ә термометр кулланып билгеләргә кирәк. Ветеринария табиблары да эшчәнлекләрен дәвалауга гына түгел, күбрәк профилактика эшен алып баруга юнәлтергә тиеш, диелде семинарда.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше «Чаллы яшелчәсе+» терлекчелек фермаларында үтте. Семинарда катнашучылар терлекләрнең асрау шартлары белән таныштылар, сөт блогында, бозаулату цехында, бозаулар, таналар асрау биналарында булдылар. Әлеге чарага килгән белгечләр хуҗалыктагы терлекчелек тармагын үрнәк алырлык дәрәҗәдә икәнлеген билгелеп үттеләр, һәм баш ветеринария табибы Илдус Якуповның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Киләчәктә мондый семинарлар ай саен уздырылачак, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10