ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нурислам Хәбипов “Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты

28 декабрь 2017, 16:59

Нурислам Хәбипов “Подписка бүләк ит Ул шагыйрь Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга “Сөембикә” журналына ярты еллык подписка бүләк итте.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов «Подписка бүләк» ит акциясендә катнашты. Ул шагыйрь Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга “Сөембикә” журналына ярты еллык подписка бүләк итте, дип хәбәр итә журнал редакциясе.

"Фәнис Яруллин - минем якташым, аның иҗатына да, Нурсөя ханымга да хөрмәтем зур. Февраль аенда Фәнис абыйга 80 яшь туласы иде. Журналга яздыру әлеге уңайдан матур бүләк булыр", - диде ул.

2018 елның беренче ярты еллыгында Нурислам Хәбипов исеменнән “Сөембикә” журналы оешманың дүрт ветеранына да килеп торачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10