ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк

28 декабрь 2017, 15:58 , Фото: Султан Исхаков

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк Ректор Илшат Гафуров сүзләренчә, “Сириус” аналогы булган үзенчәлекле үзәк астрономнар әзерләүдә файдаланылачак.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетына караучы Энгельгард исемендәге обсерватория мәйданында югары уку йорты тулай торак һәм мәгариф кампусы төзергә планлаштыра. Бу хакта бүген “Татар-информ”да ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казан университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде.

Гафуров сүзләренчә, объект буенча эшләр 2016 елның августында уку һәм медицина өлкәсендә куллану өчен бирелгән хәрби госпиталь корпусларында эшләр төгәлләнгәч башлана.

Казан үзәгендәге мәдәни мирас биналарын файдалануга 2018 елның сентябрендә тапшырылыр, дип күзаллана, диде ректор. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10