ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде

28 декабрь 2017, 14:47 , Фото: dumrt.ru

Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Хөкүмәте делегациясе эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Делегация составында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр барышында Татарстан делегациясе Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булып, эшлекле очрашулар үткәрергә ниятли. Шулай ук Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәге җитәкчелеге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министрлыгы вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. ТР Президентына 2017-2021 елларга исәпләнгән яңа икътисади стратегия (Halal lifestyle) тәкъдим ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10