ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елны Ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итте

28 декабрь 2017, 12:48 , Фото: Салават Камалетдинов

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елны Ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итте Табиблар көчле җенес вәкилләренең үз сәламәтлеген кайгыртуга артык игътибар бирмәвен билгеләп үтә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2018 елны Ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итте. Казандагы 21нче хастаханәнең яңа бинасында узган еллык йомгаклау конференциясендә ул шул хакта белдерде.

«Ир-атлар үз сәламәтлекләрен кайгыртуга бөтенләй диярлек игътибар бирми. Республикада ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерманың 11 ел тәшкил итүе көчле затларга үз сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәклеге хакында сөйли. Биредә башка юл юк», - диде Вафин.

Итоговая пресс - конференция министра здравоохранения РТ Адель Вафин

Министр сүзләренчә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану һәм рациональ булмаган туклану ир-атларның кан тамырлары зарарлануына китерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10