ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәнең “Таң” базасында инженерлар һәм механиклар катнашында җыелыш узды

28 декабрь 2017, 03:00

Әтнәнең “Таң” базасында инженерлар һәм механиклар катнашында җыелыш узды “Таң” хуҗалыгында узган җыелыштан да инженер һәм механиклар үзләре өчен бик күп яңалык алдылар.

(Әтнә, 28 декабрь, “Татар–информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы хуҗалыкларының техника буенча җаваплы белгечләре өчен бик мөһим чара булды ул, дип яза район газетасы.

Бәхәссез, җәен эшли торган барлык техниканы да кышын карап, төзәтеп куярга кирәклеген һәрберебез белә. Район хакимияте вәкиле  Хәмит Фазылҗан улы гади генә мисал нигезендә әнә шуның асылын аңлатып үтте.

– Барлык җирләрнең яртысына – бөртеклеләр, калган яртысында терлек азыгы үстерәбез. Хәзер күзаллагыз: бөртеклеләрне ничә комбайн суктыра да, азык культураларын ничә комбайн ега. Чагыштырсак, терлек азыгы әзерләүче комбайннарга йөкләнешнең гаять зур булуы аңлашыладыр. Димәк, аларга игътибар да зур булырга тиеш, – диде ул.
Ә безнең басу-кырларда терлек азыгы әзерләүгә башлыча “Мак Дон”, “Ягаур”лар җәлеп ителә. “Таң”да “Ягуар” комбайны ремонтын күреп сокландык. Бу хакта аерым бер мәкалә итеп тә язарга мөмкин. Комбайнчы Илсур Гыймадиев аерым детальләрне үзе сүтеп-җыя, көйли. Сер түгел, бездә бит аны сенажга чыгар алдыннан гына бер кат күздән кичерүчеләр дә бар. Кыскасы, терлек азыгы комбайнын ремонтлау эшенә бик җитди карарга кирәк.

Хәер, “Таң” хуҗалыгы үрнәк алырдай яңалыклар белән дә сөендерде. Җыелышта катнашкан “Гостехнадзор” инспекторы Рафил Сабиров 12 метр киңлектәге культиваторга соклануын җиткерде.

– Бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә бик уңайлы ул агрегатны. Әле шуны аммиак та кертеп бара торган итеп көйләгәннәр. Моны башка хуҗалыклар да үзләрендә булдырсыннар иде, – ди инспектор.

Ә бу безнең күмәк хуҗалыклар өчен аеруча мөһим. Хәтерлисездер, “Шахтер” базасында узган семинарда да бу проблемага бәйле рәвештә бер басудан икенчесенә күчереп йөртергә уңайлы агрегатны күреп сокландык, ул хакта да бер генә язмадык.

“Таң” хуҗалыгында узган җыелыштан да инженер һәм механиклар үзләре өчен бик күп яңалык алдылар. Уңай нәтиҗәсе үзен сиздерми калмас, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10